Арчада Тоснодан кунаклар кабул иттеләр

17 октября 2017 г., вторник

Бүген Арчада Ленинград өлкәсе Тосно районының “Изге юл” татар җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев җитәкчелегендәге делегацияне кабул иттеләр.

Ерактан килгән кунакларның татар иленә сәфәре Арча район башлыгы белән очрашудан башланып китте. Илшат Нуриев аларны бик җылы кабул итте, якын итеп аралашты, фикерләрен җиткерде, киләчәктә дә ике арадагы дустанә мөнәсәбәт дәвам итсен иде дигән теләген белдерде.

— Мондый очрашулар максатчан да булсын иде. Ике яктан да яшьләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр очрашып аралашсын, тәҗрибә уртаклашсын. Әнә шулай ике арадагы дустанә мөнәсәбәт тагын да ныгысын, — диде Илшат Нуриев.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Ринат Гатиятов безнең район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен Тоснога тәҗрибә уртаклашырга (ул якта терлекчелек бик нык алга киткән) җибәрергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Аны ике як та күтәреп алды һәм быел ноябрьдә үк оештырырга мөмкин дигән карарга килде.

Әнә шундый кызыклы һәм эшлекле сөйләшүләрдән соң кунакларны район белән таныштырырга алып киттеләр.

— Тосно татарлары безнең төбәкне татарның мәккәсе дип уйлый. Алар өчен Арчага кайту кечкенә хаҗ кылуга тиң, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Бу очрашулар, күрешүләр, аралашулар алар өчен зур байлык. Шуңа без сәяхәтебезне тарихтан, күренекле шәхесләребез белән таныштырудан башларга уйладык. Аннан инде җитештерү өлкәләрендә, авыл җирлекләрендә очрашулар планлаштырыла.

“Казан арты” тарих-этнография музеена сәяхәт тосноларда истәлекләр дә уятты. Монда район мәдәният идарәсенең баш белгече Эльмира Вафинаның искиткеч эчтәлекле һәм мавыктыргыч чыгышы да этәргеч булмый калмагандыр. Музейда кунаклар татар халкының тормышы, көнкүреше белән таныштылар.

— Дулкынландыргыч, йөрәкләргә якын мизгелләр, — диде Иниятулла Кутуев музейдагы татар йортын хәтерләткән почмак күргәч. – Яшь чакларымны искә алдым. Мин нәкъ менә шундый йортта үстем. Әбиебез сөлгеләр, калфаклар чиккән. Мишәрләрдә әле чебелдек дигән әйбер дә була иде. Яшь килен алып килә иде аны. Шул пәрдә, әмма тишекле. Яшь килен шуннан килгән кунакларны карап торган. Безнең тарих бу. Без – бер нәсел. Без – Арчага гашыйк кешеләр. Безне бирегә күңел тарта.

Иниятулла әфәнденең Арчага беренче генә килүе түгел. Беренче тапкыр ул 2004 елда булган.

— Мин Бөтендөнья татар конгрессына да килгән идем. Анда да Арчаны күрмичә китә алмадым, — диде ул.

Киләсе тукталыш – Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылы. Кунакларны сары, кызыл күлмәкләрдән безнең төбәкнең матур табигате озата барды.

— Тукай әйткәнчә, безнең якта кояш та вакытында чыга, яңгыр да вакытында ява. Сезнең алда гына яңгыр сибәләгән иде. Менә хәзер кадерле кунакларны каршы алып яктырып кояш чыкты, — дип каршы алды кунакларны Габдулла Тукай музей комплексы җитәкчесе Дамир Абдуллин.

Музей да тоснолар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанованың Тукай тормышы белән таныштыруын, татар һәм рус телләрендә шагыйрь шигырьләрен укуын йотлыгып, аннан күзләрен алмыйча тыңлады алар. Хәер, Нурия ханымны башкача тыңлап та булмый. Ул бу өлкәдә аккош кебек йөзә, бөтен белгәнен кешеләргә җиткерергә тырыша, шуның белән аларның күңелен тулысынча җәлеп итеп ала.

Аннан музей территориясен карап чыктылар, Тукай әсәрләре геройлары белән “таныштылар”, алар янында фотосурәтләргә төштеләр. Соңыннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Бик бай эчтәлекле булды кунакларның Арча районындагы беренче көннәре. Яңа Кырлайда алар әле Сәгъди карт йортында да, урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктында һәм мәдәният йортында да булдылар. Аннан Ташкичүдәге Ш.Мәрҗани, Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин  музейларын карадылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International